Татар язучылары исемнәре Чаллы урамнары атамаларында (12+)

Һәр кешенең үз «кече Ватаны» бар – аның туып-үскән җире, туган йорты, шәһәре, төбәге. Безнең «кече Ватаныбыз» – Яр Чаллы каласы. Без көн саен шәһәребез урамнары буйлап йөрибез, әмма әлеге урам исемнәре турында уйланмыйбыз. Күп кенә бульварлар, урамнар, скверлар язучылар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган. Чаллыда әдәби топонимия белән 40 тан артык урам исәпләнә. 
14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар» программасы кысаларында әдәби-тематик кичә уздырды.

татар язучылары..
IMG-20211120-WA0001
IMG-20211120-WA0002

Чара башында китапханәче Чаллы төбәге әдәбияты тарихын сөйләде. Урам исемнәре турында әңгәмә  «Шәһәр урамнары сөйли» презентациясе белән үрелеп барды. Балалар Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Эдуард Касыймов, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Аяз Гыйләҗевларның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Әлеге авторларның әсәрләреннән өзекләр укылды, Г.Тукай, Х.Туфан шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Экранда Чаллының истәлекле урыннарыннан фотолар күрсәтелде, ә балалар аларны танырга, исемнәрен атарга һәм алар белән бәйле тарихи фактларны искә төшерергә тиеш булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: